Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, профилактик эшкә - 4 тапкыр.
27.07.2015 ел 11.10 Лаеш МР, Песчаные Ковали поселыгы, Ковалинское елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1966 елгы хатын-кыз мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – исерек килеш җиһазландырылмаган урында су коену.
27.07.2015 ел 17.59 Лаеш МР, Меша елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1989 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.