Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.
Сәбәпләре: транспорт чараның газ җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазның конструкциясе төзек булмау аркасында – 1 янгын.
26.07.2015 ел 02.26 Әлмәт МР, Акташ станциясе,Тимер юл урамы, 4 нче йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта ут чыга. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1971 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
16.35-16.40 ЗПСО№6 – Яр Чаллы шәһәре, Кама елгасы.
ЕДДС мәгълуматы буенча, 1973 елгы ир-ат бата. Нептун Р28-29ТТ көймәдә 4 коткаручы чыкты. Батучыны коткардылар, ярга чыгардылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.