Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының объектларында масштаблы өйрәнүләр үткәрелде

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Казанда XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты старты алдыннан Дөнья чемпионатының тамашачыларын, катнашучыларын һәм кунакларын эвакуацияләү буенча ярышларны үткәрү объектлары персоналының гамәлләрен эшкәртү буенча ведомствоара масштаблы өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр берьюлы өч объектта үткәрелде – “Казан-Арена”, “Су полосы өчен арена” һәм Казансу елгасында ачык суда йөзү өчен юл. Өйрәнүләргә тартылган министрлыкларның һәм идарәчелекләрнең гомуми күләме 1 283 кеше һәм 64 берәмлек техника тәшкил итте. ГТХМ нан 104 кеше, 6 берәмлек техника һәм 9 йөзү чарасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International