Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 16 кеше коткарылган, 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 янгын, профилактик эшкә - 3 тапкыр.
19.07.2015 ел 00.53 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок, «Рябинушка» бакчачылар ширкәте, 222 нче участок.
Ут бүрәнәле бер катлы мунчада чыга. Мәйданы 18 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1977 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
20.07.2015 ел 00.13 Саба МР, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселок, Мәктәп урамы,48 нче йорт.
Ут ике катлы күп фатирлы бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1925 елгы хатын-кызны коткара. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
19.07.2015 ел 17.40 Казан шәһәре, Яңа -Савин районы, Казансу елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1955 елгы хатын-кызны коткаралар. Фаҗиганең сәбәбе – исерек килеш җиһазландырылмаган урында су коену.
20.07.2015 ел 00.45 Питрәч МР, Кряш Серда торак пункты, Меша елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1985 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.