Бүген ГТХМ Казан гарнизоны бүлекләренең көчләре һәм чаралары 24 июльдә башлана торган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының иминлеген тәэмин итергә тотынды. Иртә таңнан үзәк Казан ЗАГСы бинасы янындагы мәйданда бөтен шәһәр гарнизонының янгын һәм коткару техникасы җыела иде. Казансу яр буенда ТР Эзләү-коткару хезмәтенең һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәгенең катерлары һәм моторлы көймәләре әйләнеп йөргәннәр иде. Барлыгы ГТХМ группасының күләме ике эшелон һәм резерв исәбе белән 2 120 кеше һәм 172 берәмлек техника тәшкил итәчәк.