Табылган кимчелекләрне төзәтергә кирәк

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Халыкара мәгълүмат үзәгендә палаткалардан торган ресторанда янгын очрагында персоналның һәм иреклеләрнең өйрәнү эвакуациясе узды. Өйрәнүләр барышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков күзәтеп торды. Тревога вакытында Су спорт төрләре дөнья чемпионатында катнашучылар һәм аның кунаклары ашыячак җәйге ресторанда 238 кеше булган иде. Халыкара мәгълүмат үзәге персоналыннан башка өйрәнүләрнең массовкасы спортчыларны уйнаган иреклеләрдән торган иде. Эвакуация вакыты 2 минут 25 секунд тәшкил итте, ә бу мөмкин булган күрсәткечтән артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International