Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 9 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, яшеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 3 янгын, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
06.07.2015 ел 00.30 Яр чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Механизатор проезды 3.
«Вольво» йөк машинасы яна. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 1983 елгы машина йөртүче зарар күрә. Янгынның сәбәбе – транспорт чараның механизмы төзек булмау.
05.07.2015 ел 15.14 Яәел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок, идел елгасы.
Җирле халык судан, 1971 елгы ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәбе – исерек килеш җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.