Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 828 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зара күргән.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, яшеннән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр.
грозовой разряд – 2 пожара, нарушение правил пожарной безопасности при эксплуатации печи – 1 пожар, неосторожное обращение с огнем – 1 пожар.
19.06.2015 ел 15.50 Түбән Кама шәһәре, 30 ел Җиңү урамы, 15 нче йорт.
Торак йортның бер фатирында ут чыга. Янгын сүндерү сагына хәбәр 15.56 сәг. килә. Төтенле зонадан 1999 елгы егет коткарылды. Күрше фатирлардан 8 кеше коткарылды, шуларның 2се бала. 16.07 сәг. янгынны сүндерделәр. 3 кв.м. мәйданында әйберләр янган. Янгынның сәбәбе балалар шуклыгы.
19.06.2015 ел, 08.00-21.00 Азнакай районы, Карамалы авылы, буа
7 нче зональ эзләү-коткару отрядының коткручылары һәм Әлмәт эзлә- коткару постның коткаручылары 18 июнь көнне буада батып үлгән, 1989 елгы ир-ат мәетен эзләделәр. Эзләүләр нәтиҗә бирмәде. Эшне 20 июнгә күчерделәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.