Барчабызда җиңүче.
Нижнекамск шәһәрендә янгын сүндерүчеләр арасында ярыш узды. Барлыгы 13 команда катнашты. Командада алтышар кеше иде.
Команда капитаннары, без беренче булабыз, - дигән девиз астында чыгыш ясадылар. Ярышчыларыбыз бик көчлеләр иде, беркемнең дә беренчелекне бирәсе килмәде.
Специалистлар әйтүе буенча: “ярыш бик югары дәрәҗәдә узды, спортчыларыбыз үзләренең әзерлекләре белән шаккаттырдылар”.
Беренче урынга ПЧ- 47, икенчегә ПЧ- 44, өченчегә ПЧ – 78 лаек булды. Җиңүчеләребезгә дипломнар тапшырылды.