Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән.    

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.  

14.06.2015 ел 20.01 Казан шәһәре, Совет районы, Латыш Укчылары урамы, 21 нче йорт.

Биш катлы торак йортның бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 1 кв.м. мәданында урын җирләре янгаг. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр, 1959 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.

14.06.2015 ел 18.02 Баулы МР, Шалты авылы, Ик елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1987 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 9 июнь көнне югалган булган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International