Куркынычсызлык кагыйдәләрен бергә ВДПО хезмәткәрләре белән өйрәнәбез

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Куркынычсызлык кагыйдәләрен бергә ВДПО хезмәткәрләре белән өйрәнәбез.

Бүген куркынычсызлык кагыйдәләрен, 64 нче мәктәп укучылары искә төшереп үтте ВДПО хезмәткәрләре белән. Кызлар һәм егетләр  янгын чорналышында калган йортлардан, янгын сүндурүчеләргә ничек шалтратырга, суда батучыны дөрес итеп коткару төшенчәләренә өйрәнделәр. Чара мәктәп мәйданында барды. Башта өлкән инспектор ВДПО хезмәткәре телдән генә лекция формасында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып үтте. Соңыннан балалар практик яктан да ныгыттылар белемнәрен. Дөрес итеп ярдәмне чакыру: тулы адрес, нәрсә яна, зыян алучылар бармы – юкмы икәнен хәбәр итү.

Бәйрәм беткәннән соң балалар ВДПО хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйттеләр, фотоларга төштеләр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International