Татнефть - Арена мәйданында, медиөина хезмәткәрләрен, коткаручыларны, янгын сүндерүчеләрне өйрәтү

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Татнефть - Арена мәйданында, медиөина хезмәткәрләрен, коткаручыларны, янгын сүндерүчеләрне өйрәтү.

10  июнь көнне Казан боз сараенда “Татнефть - Арена” да өйрәнү чаралары узды. Янгын чорналышында калган йортның түбәсе ишелү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү чарасы узды, МЧС һәм беренче ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре катнашында.

Июль аеннан алып августка кадэр 2015 елның Татарстанга спортчылар, җан атучылар, туристлар, кунаклар  киләчәк. 16 – Чемпионатка бөтен илдән дә, җир шарының бөтен почмагыннан да спортчылар, кунаклар киләчәк. Бу чара да “Татнефть – Арена” да шуңа багышланган иде.

Ничек кенә кешегә куркыныч янамасын, барлык җиргә дә беренче булып коткаручыларыбыз йөгерә кинологлар белән. Алар зыян күрүчеләрне эзлиләр, ярдәм итәләр, медицина хезмәткәрләре беренче ярдәмне күрсәтәләр. Янәшәдә генә янгын сүндерүчеләр эшлиләр.

Әлеге өйрәнү дәресен “Бишле ” билгесе белән билгеләп үттеләр. Киләчәктә дә мондый чаралар булачак дип кисәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International