Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 2 кеше коткарылган.   

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрене дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, суда баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

09.06.2015 ел 08.20  Арча шәһәре, Подгорная урамы, 41 нче йорт.

   Торак йорттагы чыккан янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 08.20 сәг. килә. Беренче янгын расчетлары килгәч тәрәзәләрдән куе төтен чыгып торган. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, алар йорт эчендә ике кеше булырга мөмкин дип хәбәр иттеләр. Утны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ике , 1968 һәм 1987 елгы хатын – кызны коткара. Янгынның мәйданы 20 кв.м. Сәбәбе - элетр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрене дөрес үтәмәү.

09.06.2015 ел 11.20 Минзәлә МР, Иске Иркинәш авылы, Ик елгасы.

  МЧС коткраучылары судан, 1951 елгы ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Батып үлгән ир 7 июнь көнне югалган иде. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International