Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазның кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрене дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
08.06.2015 ел 04.44 Казан шәһәре, Яңа – якты урамы, 22нче йорт.
08 июнь көнне 04.39 сәг янгын турында хәбәр килә. Ут биш катлы йортның, икенче каттагы ике бүлмәле фатирның бүлмәсендә чыга. 04.44 сәг беренче янгын расчетлары килә. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала. Алар янгын чыккан фатирда кеше булырга мөмкин дип хәбәр итә. 04.46 сәг янгын сүндерүчеләр балкон аркылы ут чыккан фатирга керә. Идәндә алар яткан килеш ир-атны табалар. Сулыш алу битлекне киеп коткаручылар аны урамга алып чыгалар. 04.51 сәг янгынны сүндерәләр. Мәйданы 3 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.