Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазның төзек булмау аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, рейдка – 2 тапкыр.

07.06.2015 ел 05.25 Яшел Үзән МР, Береговая урамы, Идел елгасы.

07.06.2015 ел 05.05 сәг Яшел Үзән МР бердәм коткару номерына Идел елгасында ир-ат батып үлгән дигән хәбәр килә. Үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзләре буенча өч кеше Идел елгасының ярында ял иткәннәр. 04.45 сәг ярдан 4 м ераклыкта 1 м тирәнлектә шаһитлар, 1982 елгы ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

07.06.2015 ел 19.00 Яшел Үзән МР, Свияжск утравы тирәсендә, Зөя елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1956 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир Югары Ослан МР 2 июнь көнне югалган булган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International