Бүген, Яшел Үзән шәһәрендә ГИМС МЧС России по РТ һәм МЧС РТ по ЗМР хезмәткәрләре су коену урыннарын тикшереп чыктылар.
Загородная урамында урнашкан су коену мәйданы, тиешле дәрәҗәдә әзер түгел иде санитар яктан. Кызу көннәргә карамастан, тикшерү эшләре июньгә калдырылды.
Кисәтүләр булса да, су коенучыларның саны шактый иде. Су коенырга ярамаган урыннарның берсе,Васильево поселогындагы Радужный урамында урнашкан су мәйданчыгы.
Мәйданда бернинди дә куркынычсызлык тәлапләре сакланмаган. Тик аңа да карамастан, 100 гә якын кеше җыела, әлеге майданда су коеныр өчен.
МЧС хезмәткәрләре суда коену куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап киттеләр. Су керергә яратучылар барлык файдалы киңәшләрне дә бик теләп тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына да җавапларын таптылар.
- “Су коенырга тиешле урыннарда гына ярый, текә ярлардан суга сикерергә рөхсәт ителми. Исерткеч эчемлекләр эчеп су коенырга керергә ярамый. Балалар су янында бары тик өлкәннәр белән генә булырга тиешләр”, - дип ял итүчеләрне кисәтте ГИМС хезмәткәре Константин Никонов.