Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2015 елның 5 июне, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 92 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, элетр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.   

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, суда баткан кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

4.06.2015 ел Түбән Кама МР, Түбән кама шәһәре, Кама елгасы. «Шинник» ял итү базасы

6 нчы зональ эзләү – коткару отряды суда баткан  35 яшьлек тирәсендәге ир-атны эзлиләләр. Батып үлүче 4 июнь көнне табыла. Аның үле гәүдәсен хокук саклау органнарына тапшырыла.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International