Бөтен Россия өчендә бара торган акция астында “МЧС – без балаларның исәнлеге өчен” “Очкын” лагеренда күңелле чара узды.

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

4 июнь көнне 2015 елда, МЧС Р по РТ Казан суда коткару хезмәткәрләре белән һәм үз ихтияры белән янгын сүндерү төркеме “МЧС – без балаларның иминлеге өчен” акциясе астында Казан шәһәрендә “Очкын ” балалар лагеренда күңелле бәйрәм узды.

“Очкын ” лагеры Лебяжье күле янында урнашкан. Бәйрәмне оештыручылар лагерь мәйданчыгын өч өлешкә бүлделәр.

1)Янгын эстафетасы;

2)Суда куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу;

3)Урманда үзеңне дөрес тоту.

МЧС Р бөтен Россия Федерациясе буенча “МЧС – без балаларның иминлеге өчен” дигән лозунг астында акция алып бара, әлбәттә инде Татарстан өчендә дә бу акция  дәвам итә.

Бу акциянең максаты – балаларның янгын вакытында яки куркыныч туган  вакытта үз- үзләрен дөрес итеп тота белүдә.

Бәйрәмне өлкән инспектор ачып җибәрде ТРО ОО ВДПО Светлана Лебедева.

 Бәйрәм бик күңелле узды. Соңыннан балаларга буклетлар тараттылар һәм дә инде “Беренче ярдәм күрсәту” көндәлеген тапшырдылар – МЧС Россия ярдәме белән әзерләнгән бүләкләрне.

Күңелле викториналарга, уеннарга, файдалы дәресләргә, спорт уеннарына бай булган бәйрәмнәр, ярышлар, барлык мәктәп лагерьларында да  Татарстан буенча 28 майдан алып 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International