Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 4 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут төртүдән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, суда баткан кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
3.06.2015 ел, 12.31, Казан шәһәре, Ибрагимов проспекты, 83 нче йорт.
3 июнь көнне 12. 31 сәг. янгын сүндерү сагына янгын турында хәбәр килә, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Мәскәү районы, Ибрагимов урамы, 83нче йорт, 2 нче фатир. Янгынның объекты: биш катлы торак йортның, беренче каттагы ике бүлмәле фатир. 12.34 сәг. беренче янгын расчетлары килә. Алар килгән вакытта беренче каттан, икенче фатирдан төтен чыгып торган, фатир ишеге ачык булган. Ярдәм сораучылар булмады. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр чакырган. Алар янгын сүндерүчеләргә фатирга олы кеше булырга мөмкин дип хәбәр иттеләр. Фатирда 27 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янган. Идәндә янгын сүндерүчеләр, 1937 елгы хатын-кызны табалар. Аны тиз арада саф һавага алып чыгалар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Икенче каттан янгын сүндерүчеләр 4 кеше коткара, шуларның берсе бала. 12.46 сәг янгынны сүндерәләр. Сәбәбе- ачыклана.
3.06.2015 ел, 07.00-14.15, Аксубай районы Кисы торак пункт тирәсендәге буа.
02 июнь көнне 15.48 сәг. Аксубай МР бердәм кокару хезмәтенә ГЛОНАСС +112 системасы буенча Кисы торак пункт тирәсендә буада ир-ат баткан дигән хәбәр килә. Ачыкланганча батып үлгән 1977 елгы ир-ат дуслары белән буа янына килеп спирт эчемлекләрен кулланган. 15.30 сәг. киемнәрен салып ул суга керә. Бераз йөзгәннән соң, яр янына йөзеп килә, ләкин барып җитми бата. Дуслары аның су астына керүе шаяру дип кенә уйлый, ләкин ике минуттан соң да чыкмагач, алар коткаручыларга хәбәр итәләр. 3 июнь көнне әлеге ир-атның үле гәүдәсен табалар.
3.06.2015 ел 07.00-20.30 Норлат МР, Урыс Тимерлик торак пункт тирәсендәге буа.
3нче зональ эзләү – коткару отряды суда баткан 1955 елгы ир-атны эзлиләләр. Батып үлүче табылмый. Ачыкланганча әлеге ир гаиләсе белән буа янында ял иткән, спирт эчемлекләрен кулланган. Буага су коенырга кергән, ләкин чыкмаган.
3.06.2015 ел Түбән Кама МР, Түбән Кама шәһәре , Кама елгасы, «Шинник» ял итү базасы.
6 нчы зональ эзләү – коткару отряды суда баткан 35 яшьлек тирәсендәге ир-атны эзлиләләр. Батып үлүче табылмый.
03.06.2015 ел , 20.08 Казан шәһәре, “Мирный”поселыгы., беренче Җиләкле урамы, 16нчы йорт.
112 система буенча 2013 елгы малай ачык люкка төшеп киткән дигән хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәч түбәндәге ачыкланды, баланы чокырдан күрүчеләр чыгара һәм ДРКБга илтә, 22.00 сәг. бала үлә.
Белешмә: Бала бер үзе ата-ана күзәтүсез шәхси йортның ишек алдында йөргән. Комчылык тирәсендә 3м тирәнлектә ачык кое булган. Бала шул коега төшеп китә. Ата-ана баланың югалуын 20 минуттан соң гына аңлый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.