Шундый теләк белән бүген Н.Галлямов исемендәге мәктәп укучылары төрле осталыкларга өйрәнделәр. Алар үзләренең хәзерлекләрен, ничек ярдәм итүләрен күрсәттеләр. Чын ирләр итеп хис иттеләр алар үзләрен.
Көн бик кызу булды. Чара урамда узды, мәктәп мәйданында барлык уеннар, ярышлар өчен дә җиһазлар бар иде.
“Барлык балалар да янгынны сүндерә белергә, югалып калмаска тиеш”, - дип сөйләп үтте алып баручы чараны.
Өлкән инспекторда ВДПО Татарстан буенча, үзенең ышанычын белдерде: “Без ышанабыз сезгә балалар, үзегезне генә түгел, ә дусларыгызга, туганнарыгызга да янгын вакытында ярдәм итүегезгә”.
Бүген алган дәресләр киләчәктә дә бик кирәк булачак эле, дип чара йомгакланды.