Хисап чорында 44688 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 36010 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 68% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 29,1%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 27,9%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 26,1%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 4,1%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,6%, башка сәбәпләр аркасында-11,2%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 11 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 15 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 185 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 540 чакыру килгән.