Хисап чорында белгечләр тарафыннан 50384 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 39953 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 58%ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 34,2%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 30,0%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 24,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,0%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,2%, башка сәбәпләр аркасында-7,9%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча җавапны көтүнең уртача вакыты 11 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшүенең уртача вакыты 1 минут 22 секунд тәшкил итте.
Хезмәт-112 психологлары 124 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 443 чакыру килгән.