Хисап чорында 45931 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 37602 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 68% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: полиция юлламасы буенча – 30,4%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 27,3%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 26,5%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 3,7%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,6%, башка сәбәпләр аркасында-10,5%.
Узган атна нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты уртача 14 секунд тәшкил итте, белгечнең сөйләшү вакыты уртача 1 минут 16 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 192 консультация үткәргән, барлыгы психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 323 чакыру килгән.