Хисап чорында ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү белгечләре тарафыннан 41944 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 34273 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 57% ка якыны керә.
Бердәм «112» номерына мөрәҗәгатьләр түбәндәге юнәлешләр буенча килде: медицина ярдәме күрсәтү турында – 34%, полиция юлламасы буенча – 30%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 22,9%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 2,7%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,6%, башка сәбәпләр аркасында-8,8%.
Үткән атна йомгаклары буенча белгечтән җавап көтүнең уртача вакыты 07 секунд, әңгәмәнең уртача вакыты 1 минут 12 секунд тәшкил итте.
Психологлар абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 114 консультация үткәргән, барлыгы психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 229 хәбәр килгән.