Хисап чорында ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү белгечләре тарафыннан "Система-112" дә 42595 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 34346 вакыйга карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының "Система-112" сенә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 57% ка якыны керә.
Узган атна йомгаклары буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең җавап көтү вакыты - 6 секунд тәшкил итте, Хезмәт белгеченең сөйләшү вакыты 1 минут 09 секунд тәшкил итте.
"Хезмәт-112" психологлары абонентларга тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 114 консультация үткәргән, психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 244 чакыру килгән.