2025 елның 17 - 23 октябрләрендә "Хезмәт-112" эше йомгаклары

2025 елның 24 октябре, җомга

Хисап чорында ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү белгечләре тарафыннан 42715 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 34101 вакыйга карточкасы төзелде.

Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 57% ка якыны керә.

Иң күп мөрәҗәгатьләр полиция юлламасы буенча – 31,7%, медицина ярдәме күрсәтү турында – 31,2%, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар юлламасы буенча – 23,7%, торак – коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча – 3%, авария хәлендәге газ хезмәте юлламасы буенча – 1,7%, башкалары-8,7%.

Узган атна йомгаклары буенча белгечнең җавап көтү вакыты уртача 07 секунд тәшкил итте, белгечнең мөрәҗәгать итүчеләр белән сөйләшү вакыты уртача 1 минут 11 секунд тәшкил итте.

"Хезмәт-112" психологлары тарафыннан тәүлек буе психологик ярдәм күрсәтү режимында 152 консультация үткәрелгән, барлыгы 341 чакыру килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International