Бөек Җиңүнең 80 еллыгына: тыл хезмәтчәне Иван Васильевич Гаранин

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Иван Васильевич Гаранин 1930 елның 22 ноябрендә Татарстан АССРның Лаеш районы Рус Никольское авылында туа. Белеме  -5 сыйныф.

Түбәндәге медальләр белән бүләкләнгән:
«Хезмәт ветераны», 
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен".
юбилей медальләре белән:
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», 
СССР Эчке эшләр министрлыгы өч дәрәҗәдәге "шелтәсез хезмәте өчен", 
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «коткару хакына бердәмлек өчен».

Гараниннар гаиләсендә алты бала була. Сугыш башлануы турында барысы кебек үк радиодан белделәр. Аннары әтисенә повестка китерделәр. Һәм инде 28 июньдә ул башка ирләр белән бергә фронтка китә. 
1941-1945 елларда ул «Прожектор» колхозында эшли. Иван олыларга кулыннан килгәнчә ярдәм итте, эш күп иде. 

Унбиш яшьлек Иван Гаранин, миллионлаган башка сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кебек үк, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» истәлекле медале белән бүләкләнде.

1950 елда-армиягә чакыру килә. 1958 елда Иван Гаранин Казанның Идел Буе районының 7 нче янгын часте шоферы вазифасына күчә. Барлыгы 39 ел хезмәт стажының 22 елын янгын сүндерү сагында хезмәт итүгә багышлаган. Эчке хезмәт өлкән сержанты Иван Васильевич Гаранин 1970 елда Казанның Идел буе районын саклау буенча 7 нче янгын часте бүлекчәсе командиры булып лаеклы ялга чыга.

Пенсиягә чыккач, үзен тулысынча йорт хуҗалыгына багышлый. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллективы Иван Васильевич Гаранинны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлый һәм аңа ныклы сәламәтлек тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International