«Ашыгыч чакырулар хезмәте - 112» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Козлов 2024 елның 11 июненнән 23 июньгә кадәр Казан шәһәрендә «БРИКС илләре спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын уздыру чорында «112-Хезмәт» ДБУ белгечләренә чит ил гражданнарыннан чакырулар кабул итү буенча ярдәм күрсәткән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Мультиспорт чарасы чорында «112» ашыгыч оператив хезмәтләренең бердәм чакыру номерына 72 меңнән артык чакыру кергән, шуларның 17се БРИКС илләре уеннарының иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча хәбәрләр (шул исәптән чит ил гражданнарына ярдәм күрсәтү турында – 8).
Иң күп чакырулар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгатьләргә туры килгән. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә ашыгыч оператив хезмәтләр вакытында ярдәм күрсәтелде. 112-хезмәт белгечләре ашыгыч хезмәтләр килгәнче чит ил гражданнары белән булган хәлне контрольдә тоткан.