Бүген Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Әсхәт Садриев Казан шәһәрендә фиджитал концепциясендә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын уздыру чорында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр дәүләт бюджет учреждениесы «112 хезмәте» белгечләренә чит ил гражданнарыннан чакырулар кабул итү буенча ярдәм күрсәткән волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды.
«112» номеры буенча абонентларга лингвистик ярдәмне Казан федераль университеты студентлары 5 телдә күрсәтте: инглиз, француз, испан, кытай, гарәп. Уеннарга әзерләнгәндә волонтерларны ашыгыч чакырулар кабул итү кагыйдәләренә өйрәттеләр, мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу буенча диалогларны чит телләргә күчерделәр.
«Киләчәк уеннары»н үткәргән чорда «112» ашыгыч оператив хезмәтләрен чакыру бердәм номерына якынча 74 мең чакыру килгән, шуларның 31е Киләчәк уеннарының иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча (шул исәптән 13 - чит ил гражданнарына ярдәм күрсәтү буенча).
Иң күп чакырулар полициягә мөрәҗәгать итүгә һәм ашыгыч медицина ярдәменә туры килде. 112 хезмәте белгечләре ашыгыч хезмәтләр килеп җиткәнче чит ил гражданнары белән булган һәлакәтне контрольдә тоткан. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да ашыгыч оператив хезмәтләр үз вакытлы ярдәм күрсәтте.