Граждан оборонасы һәм аның турында гына түгел

2024 елның 1 марты, җомга

Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы культурасын пропагандалау, гражданнар оборонасы буенча белемнәр тәрбияләү - 1 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган күп кенә чараларның төп бурычлары әнә шундый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре ашыгыч хезмәтләрнең техника һәм җайланмалары күргәзмәләрен, тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр уздыралар, янгын-коткару бүлекләрендә ачык ишекләр көннәре үткәрәләр.

Яшел Үзән мәгариф учреждениеләрендә 8 янгын-коткару отряды хезмәткәрләре тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия ачык дәресе үткәрде. Укучыларга Россиядә гражданнар оборонасы системасы, аның тарихы, үсеше турында сөйләделәр. Махсус әзерләнгән видеофильмнан мәктәп укучылары теге яки бу гадәттән тыш хәл барлыкка килгәндә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән заманча технологияләр турында белделәр. Балаларга "Барыгызга да игътибар!" сигналы кергәндә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар, үзеңне ничек дөрес тотарга, кая барырга, ашыгыч эвакуация вакытында үзең белән нәрсә алырга. Шулай ук балаларга сулыш органнарының противогаз, респиратор, капюшон тибындагы коткару җайланмалары кебек гади саклану чаралары турында да искә төшерделәр. Барлык теләүчеләр - малайлар да, кызлар да кызыксынып яклау чараларын киеп карадылар.

Укучылар белән дәрес ахырында аларның янгын, авария, башка төрле экстремаль хәлнең барлык алгоритмын тагын бер кат кабатладылар. Киләчәктә бу белемнәр беркайчан да кирәк булмасын, әмма һәрвакыт әзер булырга кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International