Егетләр һәм кызлар арасында янгын -коткару спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы кысаларында 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән янгын сүндерү – гамәли спортның күренекле ветераны Фәргать Җәүдәт улы Асатовны хөрмәтләү тантанасы булды.
Фәргать Җәүдәт улы Асатов-янгын сүндерү-коткару спортының чын легендасы, СССРның спорт мастеры, өч тапкыр Советлар Союзы чемпионы һәм сигез тапкыр РСФСР чемпионы. Үзенең якты спорт карьерасында ул биш тапкыр «Динамо» Үзәк спорт клубы чемпионы булды һәм өч буынлы күчмә баскычтан менү буенча ике тапкыр ТАССР рекордларын куйды. СССР һәм РСФСР җыелма командасы әгъзасы буларак ул республиканы Бөтенсоюз дәрәҗәсендә танытты.
Бүген Фәргать Җәүдәт улы Татарстан Республикасының янгын сүндерү-коткару спорты буенча хатын-кызлар җыелма командасы тренеры булып актив эшләвен дәвам итә, үзенең бай тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. Юбилярны котлау тантанасында Татарстан Республикасы янгын сүндерү-гамәли спорт федерациясе президенты Таһир Вагыйз улы Кәримуллин һәм Татарстан Республикасы «Динамо» җәмгыяте Ветераннар советы рәисе Александр Васильевич Плюшкин котладылар.
Янгын сүндерү-коткару спорты гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри әзерләүнең мөһим өлеше һәм үсеп килүче буын белән эшләүнең нәтиҗәле формасы булып кала. Фәргать Җәүдәт улы Асатов кебек остазлар ярдәмендә Татарстанның яшүсмерләр җыелма командасы, республиканың янгын сүндерү-коткару спорты традицияләрен дәвам итеп, Россиядә иң көчлеләрдән санала.