Быел кыш көне республикага стихия ябырылды. Циклоннар антициклоннар, кар бураннары белән алышынды, һәм февраль башына Татарстан торак пунктларында кар көртләре уртача айлык норманың 203% ка җитте. Кар авырлыгы астында бина түбәләре, тротуарлар һәм җәяүлеләр сукмаклары калды.
Комиссия карарын үтәү өчен республиканың янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре кар өемнәрен чистартуга чыктылар.