Россия ГТХМ башлыгы Александр Куренков Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көне белән котлады

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

    Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле ветераннар!
    Бүген без министрлык тарихында иң истәлекле даталарның берсен – Гражданнар оборонасы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтәбез!
1932 елның 4 октябрендә СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән СССР территориясен һава һөҗүменә каршы саклау турында нигезләмә раслана. 
    Гражданнар оборонасының формалашуы һәм үсеше Безнең Ватан өчен иң катлаулы чор белән тыгыз бәйләнгән. Бу көннәрдә Гражданнар оборонасы - актив үсеш алган, күп планлы һәм хәзерге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен үз эченә алган чаралар системасы, илебезнең милли куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итүдә гаҗәеп роль уйный.
    Сезне Гражданнар оборонасы оешуга 90 ел тулу белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International