Профилактик төркемнәр янгыннарны кисәтү буенча үз эшләрен көчәйтте

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

    Бүген Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге һәм урман хуҗалыгы вәкилләре кергән Биектау районының профилактика төркеме алдында әнә шундый бурыч тора. 
    Республикада янгын куркынычы янаган чор башыннан бирле барлыгы 883 коры үлән үсемлеге һәм чүп-чар януы теркәлгән. 
    Пермяки һәм Эстачи торак пунктлары нәкъ менә урман посадкалары янында урнашкан. Профгруппа янгын куркынычы хәленә мониторинг нәкъ менә шуннан башлады да инде. Халык санын мөмкин кадәр күбрәк колачлау өчен, янгын сүндерүчеләр әлеге торак пунктларны янгын автоцистернасында йөреп чыктылар һәм авыл халкына республикада урманнарның 5 класс янгын куркынычы булуы турында хәбәр иттеләр. Ә район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторлары торак йортларны карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International