Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны узу турында» темага брифингта катнашты.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин 2022 елның язгы-җәйге янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча алып барылган эш турында җентекләп сөйләде.
2022 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чоры башланганнан бирле Татарстан Республикасында урман янгыннары теркәлмәгән. Шуның белән бергә 16,4 Гектар мәйданда ачык территориядә коры үлән үсемлекләре һәм чүп-чар януга бәйле 800 янгын булды.
Коры үлән януга бәйле булган янгыннар турындагы хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча барлыгы 203 мең сумлык 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Исегезгә төшерәбез, Россиядә үләнне яндыру ел әйләнәсе тыела. Россия Федерациясе Хөкүмәте 2015 елның 10 ноябрендәге карары белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үлән яндыруны тыйды.