Чаллы коткаручысы Владимир Ушаков Укю Кавказ тавында 4334 метр биеклектә Россия Гражданнар оборонасының 90 еллыгы эмблемасын билгеләде.
Яр Чаллы эзләү-коткару отрядының 2 нче класс коткаручысы Владимир Ушаков Кавказ таулары буйлап күтәрелүен Россия Гражданнар оборонасының 90 еллыгына багышлады. Ул 2022 елның 20 июненнән 9 августына кадәр Кавказда узган Татарстан Республикасы альпинизм Федерациясе җыеннарында катнашты. Җыеннарда барлыгы 19 кеше катнашты.