ТР ГХКЯК утырышы: Урман һәм ландшафт янгыннары барлыкка килүгә юл куймаска

2022 елның 15 июле, җомга

    Метеорологик хәлнең үсеше һәм аның янгын куркынычсызлыгына йогынтысы фаразы белән "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ башлыгы Сергей Захаров чыгыш ясады.
    Бүген аномаль югары температура шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсен карыйбыз, урман хуҗалыгының аерым тармаклары эшчәнлегенә генә түгел, ә халык иминлеге мәсьәләләренә дә төзәтмәләр кертәбез – бу, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгы.
    Татарстанда эре янгыннарга кадәр, бәхеткә, эш барып җитмәде, гәрчә Татарстан Гидрометеоүзәге көн саен урманнарның янгын куркынычы буенча шторм кисәтү игълан итсә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International