Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Татарстан региональ бүлегенең соңгы биш ел эчендә эш нәтиҗәләре БИЯҖ хисап-сайлау конференциясендә яңгырады. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан җәмәгатьчеләренең эше уңышлы дип танылды. БИЯҖ Советы рәисе Радик Камалетдинов икенче срокка сайланды. Конференция эшендә БИЯҖ Үзәк Советы, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ җитәкчеләре катнашты.
Ел саен БИЯҖ Татарстан бүлегенең җәмгыять әгъзалары саны арта. 2017 елда аларның саны дүрт тапкыр артты (227 дән 953 кешегә кадәр) һәм алар оешма тормышында актив катнашалар һәм эшне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр.
Янгын-коткару спортын үстерүгә һәм популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка җирле бүлекчәләрдә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында янгын-коткару спорты буенча ярышлар даими үткәрелә. Алар барлык дәрәҗәдәге ярышларны, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогын оештыруда катнашып, Татарстан Республикасы янгын сүндерү-коткару спорт федерацияләренә зур ярдәм күрсәтергә тырышалар.
Янгын сүндерүчеләргә ярдәм итү БИЯҖ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 27 формирование ирекле янгын командалары форматында булдырылган.