Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә финанс-икътисад идарәсенең иң тәҗрибәле хезмәткәре – хезмәт хакын исәпләү бүлегенең төп бухгалтеры Елена Борисовна Лапшинаны лаеклы ялга озаттылар.
Елена Борисовна 30 елдан артык дәүләт янгынга каршы хезмәтенең үзәк аппаратында хисапчы, ә аннан соң гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хисапчы булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 48 елдан чак кына артмый. Янгын сакчылыгына кадәр ул Казан шәһәрендәге Бөтенсоюз файдалы казылмалар геологиясе фәнни-тикшеренү институтында 20 елдан аз гына кимрәк эшләгән.
Елена Борисовна Лапшина үзен белемле, намуслы, башкаручы белгеч һәм яхшы оештыручы буларак танытты. Лаеклы ялга чыгуның иң яхшы бүләге-гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасын булдыру, үстерү һәм уңышлы эшләвен тәэмин итү эшендәге казанышлары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына күпьеллык һәм мактауга лаеклы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган документны аңа Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең финанс-икътисад идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Айрат Әгъзамов тапшырды.