Яр буендагы камышка күчкән кечкенә суднодагы янгын, берничә кеше суда калган һәм коткаруга мохтаҗ. - Гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча ведомствоара тренировканың легендасы әнә шундый. Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәге инспекторлары, Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының янгын сүндерүчеләре, 2 нче Зональ эзләү-коткару отрядының коткаручылары катнашты. Шулай ук медиклар, Республика СКҖ коткаручылары һәм Бөтенроссия студентлар коткару корпусының Татарстан бүлеге иреклеләре катнашты.
Өйрәнүләрнең нигезендә – кечкенә суднода йөзгәедә, аерым алганда көймәдә двигательнең януы, шуның нәтиҗәсендә ике кеше салкын суга төшеп калган. Ут белән капланган судно ярга якынлашты һәм менә яр буе камышка ут капты.
Тренировканың барлык максатлары һәм бурычлары үтәлде, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов. Ул шулай ук өйрәтүләр барышында аз гына җитешсезлекләр ачыклануын, алар киләчәктә аларны булдырмый калу өчен җентекләп өйрәнеләчәк, дип билгеләп үтте.