Саранскида Идел буе федераль округы буенча Россия ГТХМ Баш идарәләре арасында җиңел атлетика буенча ярышлар тәмамланды. Ярышларның әлеге этабы Россия ГТХМ Спартакиадасы кысаларында узды. Ярышларда Идел буеның һәр регионыннан 14 команда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Спартакиадасы илнең барлык төбәкләрендә дә уза, ул сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләренең физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә, массакүләм физкультура-спорт хәрәкәтен саклап калуга юнәлдерелгән.
Кыз-кызларны 1 километр, ир – атларны 3 километр дистанция көтте. Спортчылар төрле яшь категорияләрендә чыгыш ясадылар.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Татарстан Республикасы командасы яулады. Көмешне Түбән Новгород өлкәсе спортчыларына эләкте, призерлар өчлеген Пермь крае буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе вәкилләре яулады.
Шулай ук спортчылар шәхси зачетта төрле яшь төркемнәрендә ярыштылар.