Идел елгасында Займище бистәсе тирәсендә уртак комиссия тарафыннан Куйбышев сусаклагычы акваториясенә күчмә тикшерү үткәрелде. Комиссиягә чыгу өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиевның "...Октябрь авыл җирлеге территориясендә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә хуҗасыз бетон конструкцияләр урнаштыру факты" буенча мөрәҗәгате сәбәп булды.
Тикшерү барышында белгечләр өлешчә су акваториясендә булган П-формасындагы бетон конструкцияләрен теркәделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, су астында яшеренгән бу бетон конструкцияләр аркасында, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында көймәләр яки кечкенә суднолар белән бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә КСДИ инспекторлары кешеләрне куркыныч турында кисәтә һәм бу урында кечкенә судноларда һәм көймәләрдә суга чыгудан тыелырга киңәш итә.
Биредә бу конструкцияләрне кем корган һәм аларны ничек итеп сүтәргә кирәклеген уртак комиссия белгечләренә хәл итәргә кирәк әле. Идел елгасының бу участогында су пычрану очраклары теркәлмәгән.
Куркыныч участок координаторлары:
https://maps.app.goo.gl/PBHjfBkaoPvm31S8A