«Гүзәл башкалабызның үзәк урамнары буйлап йөгерү-зур ләззәт!»

2022 елның 17 мае, сишәмбе

    Казанда традицион «Казан марафоны» халыкара җиңел атлетика старты узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 12 меңгә якын йөгереш сөюче, шулай ук башка илләрдән килгән кунаклар катнашты. Йөгерештә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ вәкилләре дә бар иде. Шуларның берсе-Алинә Ганиева-Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәтнең 93 нче отрядының янгын-коткару бүлегенең элемтә пункты диспетчеры.
     - Мин ел саен мондый стартларда катнашам. Спорт-ул тормыш! Үзем сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам һәм моңа үз балаларымны җәлеп итәм. Казан Марафонында 10 километр араны йөгердем, - дип сөйләде йөгереш турында Алинә Маратовна. 
    Казан Марафоны ел саен 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның маршруты гадел рәвештә шәһәрнең төп истәлекле урыннары буйлап «йөгерү экскурсиясе» дип санала. Билгеләнгән вакыт кысаларында уңышлы финиш ясаган атлет истәлекле медаль белән бүләкләнде.
 
    Руслан Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International