Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсендә Россия янгынчылыгы оешуга 373 елны билгеләп үттеләр

2022 елның 29 апреле, җомга

    Россия янгынчылыгының 373 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль стела янында тантаналы митинг узды. Чарада янгын саклау ветераннары, һәлак булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин җитәкчелегендәге җитәкче состав катнашты.
    Тантаналы чара гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге чараларны үстерү һәм камилләштерүдәге казанышлары өчен алдынгы хезмәткәрләрне һәм янгын саклау ветераннарын бүләкләү белән дәвам итте. Тагын берничә офицерга бер баскычка югарырак чираттагы махсус исемнәр бирелде.
    Бүләкләү тантанасыннан соң Рафис Хәбибуллин янгын саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International