Казанда язгы ташкыннарга каршы чаралар актив үткәрелә. Көн саен ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы 2 нче Казан зона эзләү-коткару отрядының коткаручылары шәһәр буйлап мөмкин булган су басу зоналарын йөреп чыгалар һәм әлеге торак пунктларда яшәүчеләр белән аңлату әңгәмәләре уздыралар һәм торак йортларны су басу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараталар.
Әгәр коткаручылар торак секторны карап чыкканда яшәүчеләрнең өйләренә керми икән, алар тематик белешмәлекләрне почта тартмаларында калдыралар, шуңа күрә халыкны колачлау йөз процент була.
Казан коткаручылары мондый профилактик эшне алга таба да республика башкаласында ташкынның тискәре нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен дәвам итәчәк.