Апас муниципаль районында язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Апас муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы көчләре һәм чаралары киләсе ташкынны коралланып каршыларга әзер. Район хакимияте көче белән язгы ташуларны куркынычсыз үтү буенча превентив эшләр башкарыла.

Апас муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Алмаз Тугушев хәбәр иткәнчә, районның су объектларында язгы ташуның актив фазасы апрель аеның 1 декадасында башланыр дип көтелә.

Елганың су куркынычы булган барлык участокларында язгы ташуны куркынычсыз үтү буенча превентив чаралар үткәрелә. Районда мондый участоклар-3. Дәвеш авылында Зөя елгасында.- Чирәй авылында Бола елгасы, Танай-Турай авылында Улема елгасы.

Моннан тыш, 5 постта тәүлек буе күзәтелә. Бозны каралту һәм кисү эшләрен авыл җирлекләре башлыклары контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International