Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2022 ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Хәзерге дөньяда цифрлы технологияләр тормышның барлык өлкәләренә үтеп керә, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мөмкинлеге бирә торган корал булып тора, дип ассызыклады ул.
«Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезне һәр көн якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән сөендерсен, яңа кичерешләр һәм якты вакыйгалар белән тулыландырсын. Кояштай елмаюларыгыз, хатын-кыз зирәклеге һәм сөйкемлек өчен рәхмәт сезгә", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Бүләкләнүчеләр арасында «Ашыгыч чакырулар хезмәте — 112» ТР ДБУнең ашыгыч чакыруларны кабул итү һәм эшкәртү буенча белгеч Ольга Новикова да бар иде. Рөстәм Миңнеханов Ольгага «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче 29 хезмәткәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР Президентының рәсми сайты материаллары буенча