ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген 171 нче мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары 4нче янгын сүндерү сагында һәм янгын сүндерү музеенда кунакта булдылар. Иң беренче чиратта балаларга янгын сүндерү сагын, янгын сүндерү техникасын курсәттеләр, коткаручылар белән таныштырдылар.

“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2016 елның 12-13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшен, яңгыр, боз  һәм җил булуы көтелә(15-20 м/с кадәр).

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда  - 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, төзелү вагонында – 1 тапкыр.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International