Бүген 171 нче мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары 4нче янгын сүндерү сагында һәм янгын сүндерү музеенда кунакта булдылар. Иң беренче чиратта балаларга янгын сүндерү сагын, янгын сүндерү техникасын курсәттеләр, коткаручылар белән таныштырдылар.
Музейда укучылар төрле экспонотлар, картиналар карап йөрделәр. Иң кызыктыргыч булып 1815 елда Казан шәһәрендә чыккан зур янгын понарамысы булды. Балалар тын алмыйча утның нинди зур фаҗига булуын карап тордылар. Укучыларга бу понарама бик ошады. Экскурсия барышында балалар бер экспонатны да калдырмыйча карап, сокланып тордылар. Кызыл машина, теплодымокамера макеты, махсус янгын сүндерү киемнәре үзенә тартып торды. Шулай ук, балалар янгын вакытындагы һәм янгыннан соң булган фатир экспозициясен күрделәр. Аларның һәрберсе экскурсияне алып баручыга ут һәм шырпы белән беркайчан да уйнамавы турында сүз бирде. Яшь янгын сүндерүчеләр музей директорына, хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен белдерделәр, уңышлар теләп калдылар.
Экскурсия ахырында балаларга видеофильм күрсәттеләр, янгын сүндерүчеләр аларга 112 бердәм коткару номеры, дип язылган браслет бүләк иттеләр.