Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда - 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, төзелү вагонында – 1 тапкыр.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
10.05.2016 ел 05.45 Чистай МР, Кубассы авылы, Кама елгасы.
Ике ир кеше судан, 1990 елгы хатын – кызны коткаралар һәм ашыгыч медиөина ярдәменә тапшыралар. Ул дуслары һәм сеңлесе белән көймәдә каплана. Калган дүрт кешене коткаручылар эзли. Вакыйганың сәбәбе – су объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.